news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халык хуҗалыгы академиясенең ректоры Владимир Мауны тоткарладылар

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең ректоры Владимир Мау тоткарланды. Аңа академиянең акчасын урлауда гаепләү белдерелгән.

«Ул аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы җинаять эше буенча гаепләнә. Элегрәк шул ук эш буенча Россия мәгариф министрының элеккеге урынбасары Марина Ракова, Академиянең Җәмгыять фәннәре институты директоры, «Мәскәү социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбе» ректоры Сергей Зуев һәм башка затларга карата җинаять эше кузгатылган иде», - диелгән Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы баш идарәсе оперативниклары Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең ректорында һәм вуз хезмәткәрләрендә тентү үткәрде.

Җинаять эшен тикшерү барышын Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаменты җитәкчелеге контрольдә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100