news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хакимият органнары өчен социаль челтәрләрдә сәхифә ясау мәҗбүри була

Дәүләт Думасы өченче укылышта яңа закон проектын кабул итте. Ул хакимият органнарын социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәләр булдырырга һәм анда актуаль мәгълүмат куярга мәҗбүр итә. Түрәләр паблик алып барырга тиеш булган социаль челтәрләр исемлеге соңрак билгеләнәчәк. Бу турыда Дума сайтында хәбәр ителә.

Ведомстволар аккаунтларының адресларын рәсми сайтларында хәбәр итәргә тиеш була. Түрәләр социаль челтәрләрдә яңалык, җитәкчелек чыгышы текстын һәм видеоязмасын, шулай ук җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен, җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарылган темалар материалын һәм нәтиҗәне чыгарачак.

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «Дәүләт хезмәте» порталы нигезендә махсус система ясый. Аның ярдәмендә дәүләт органнары һәм оешмалар үз аккаунтлары белән идарә итә ала.

Әгәр дә муниципалитет яки ниндидер оешма сайт ясый алмый икән, аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат төбәк сайтында урнаштырыла.

Моннан тыш, документ берничә ведомство, муниципалитет яки оешманың эшчәнлеге турында мәгълүматны берләштергән бердәм портал оештыруны рөхсәт итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100