Россия ватерполчылары Япониягә җиңелеп, дөнья чемпионатында чыгыш ясауларын тәмамлады
Алар 13 туп керттереп, турнирны 14нче позициядә тәмамлады
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Россия ватерполчылары Япония җыелма командасына оттырып, Казанда узучы спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатындагы чыгышларына нокта куйды. Су тубы аренасындагы очрашу кунаклар файдасына 13:9 исәбе белән тәмамланды. Бу турнирда 13нче урын өчен матч иде, шуңа россиялеләр су мундиалендә 14нче урынны биләде.
Россия җыелмасы составында Татарстаннан бер юлы биш ватерполчы чыгыш ясады: Альберт Зиннәтуллин, Иван Нагаев, Артем Одинцов, Константин Степанюк һәм Владислав Тимаков.