Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия төбәкләренең дәүләт символларына ихтирамсызлык өчен җаваплылык кертү тәкъдим ителә
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Россия субъектлары дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен җаваплылык кертү турындагы закон инициативасы турында фикер алыштылар. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз Россия Дәүләт Думасына РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсенә һәм «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында» федераль законның 106 һәм 151-1 маддәләренә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр кертү турында бара.
Профильле комитет әгъзалары сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәкләр РФ субъектларының дәүләт символларына Интернет челтәрендә башка төбәктә теркәлгән граждан тарафыннан ихтирамсызлык күрсәтүгә кагылышлы хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны билгели алмый, чөнки бөтен Россия территориясендә турыдан-туры федераль законнар гына гамәлдә. Федераль законнар Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символларына карата гына ихтирамсызлык белдерә торган мәгълүматны тарату өчен җаваплылыкны күздә тота.
«Элек Россия Федерациясенең һәм аның составындагы республикаларның дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен җәза закон тарафыннан язылган иде. Вакыт әлеге хокукый норманы кире кайтаруга ихтыяҗны күрсәтә», - дип шәрехләде вазгыятьне законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз