news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия почтасы Татарстанның танылган урыннары төшерелгән открыткалар чыгарды

Россия почтасы Ростуризм һәм Рус география җәмгыяте белән берлектә Татарстанның танылган урыннары төшерелгән открыткалар чыгарды. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Открыткалар чыгару җәйге туризм юнәлешләренә багышланган һәм Россиянең 20 төбәгенең танылган урыннарын тәкъдим итә. Шул ук вакытта ел ахырына кадәр илнең калган субъектлары сурәтләнгән открыткалар чыгачак. Коллекцияне иң актив туристик юнәлешләр ача.

«Гадәттә, күренешләр сурәтләнгән открыткалар сувенир кибетләрендә сатыла, ә маркалары – почта аша, димәк, аларны җибәрү тулы бер квестка әйләнә. Без механиканы гадиләштерергә, шул ук вакытта коллекционерлар өчен кызыклы вариант өстәргә кирәк дигән карарга килдек. Барлык открыткалар да бердәм стильдә башкарылган һәм Россиянең барлык төбәкләреннән зур булмаган сувенирлар җыярга теләүчеләр өчен бик әйбәт туры килә», – дип аңлатма бирде Россия Почтасының маркетинг һәм корпоратив коммуникацияләр буенча директоры Софья Ваняткина.

Һәр төр открытканың тиражы 1 мең данә тәшкил итә, ә бәясе 44 сум. Бүгенге көндә аларны сериягә кергән төбәкләрнең почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Сурәтләрне сылтама буенча карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100