news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары соңгы өч ел эчендә беренче тапкыр хаҗга китә

Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән Согуд Гарәбстанына хаҗ кылу өчен беренче төркемнәр китте. 2020 һәм 2021 елларда пандемия белән бәйле рәвештә Согуд Гарәбстаны Корольлеге хаҗ визалары бирмәгән иде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Шуңа да карамастан, Согуд Гарәбстаны Корольлеге коронавирусның алга таба таралуына юл куелмасын өчен зур көч куя. Хаҗга бирелә торган визаларны гадәттәгедән яртылаш кыскарту мондый чараларның берсе. Хаҗ кылырга 65 яшьтән өлкәнрәк булмаган, коронавируска тискәре пцр-тесты булган һәм вакцина ясаткан кешеләргә генә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта, илдә «Спутник V» прививкасы белән дә кабул итәләр.

Бу көннәрдә Россиядән очучы хаҗилар әлеге шартларга туры килә. 2022 елда Россиягә бирелгән квота 11318 кеше тәшкил иткән. «Мөслим тур» компаниясе 1450ләп кешедән торган РФ мөселманнары Диния нәзарәте квотасы буенча хаҗга баручы ватандашларыбызның хаҗ кылуын оештыру белән шөгыльләнә.

Россия хаҗиларының бер өлеше Мәккәгә сәдака акчасына китә. Мисалга, хәйриячеләр гаиләсе Кәримовлар Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте өчен хаҗга 100 юллама түләү өчен акча бүлеп биргән. РФ Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасы белән, Мәккәгә хаҗ кылырга имамнар һәм имам-мөхтәсибләр, ислам уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылары, дини оешмалар белгечләре һәм федерациянең барлык федераль округларга керүче 45 субъектыннан килгән җәмгыять активистлары китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100