news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Төркиянең зыян күргән районнарына юл тота

«Игелек кәрваны» хәйрия фонды Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерүгә каршы көрәштә ярдәм итү өчен акча җыюны игълан итте.

Оешма җитәкчесе, блогер Рәсүл Тадиряков, 8 февральдә шәхсән үзе илнең зыян күргән районнарына юл тотачак. Анда ул Россия волонтерлары төркеме белән берлектә ярдәм күрсәтүдә катнашачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Волонтерлар төркемендә катнашучыларның берсе коткару эшләре үзәгендә булуы турында белдерә. Аның сүзләренчә, җимереклекләр бик масштаблы, кешеләргә эчәргә яраклы су, азык-төлек, дарулар һәм башка кирәкле әйберләр җитми. Аларны алу өчен финанс ярдәме кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100