Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлбир Крганов: Телевидениедә көч куллану һәм әхлаксызлык күрсәтүне тыю белән килешәбез
Телевидение кешеләрнең дөньяга карашын дистә елларга формалаштыру сәбәпле, Россия мөселманнары Дини җыены Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның федераль каналларда көчләү күренешләрен һәм әхлаксыз контентны күрсәтүне чикләү инициативасы белән килеште. Россия мөселманнарының Дини җыены җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов РИА Новости агентлыгына шул хакта әйткән.
Элегрәк РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белдергәнчә, Тикшерү комитеты федераль телеканалларда көч куллану һәм вәхшилек күренешләрен күрсәтүне, «аморальлек һәм әхлаксызлык күренешләрен» чикләргә тәкъдим итә, ул шулай ук яшьләрне десоциализацияли торган ток-шоу һәм реалити-шоуны да бетерергә тәкъдим итә.
«Телевидениедә рекламасыз да, әхлаксыз яшәүне популярлаштырмыйча да, кызганычка, яшьләр җиңел фикерләүне һәм җавапсызлыкны сайлауга дучар, аларда тәнкыйди фикерләү эшләми дигәндә, Александр Бастрыкин белән килешәбез. Телевидениедә заманча, кызыклы һәм дөрес тормыш мисаллары күрсәтергә кирәк. Аның дистә елларга дөньяны күзаллауны формалаштыруын онытмаска кирәк», - диде Крганов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз