news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Кыргызстан-Таҗикстан чигендә низагны тизрәк туктатырга чакырды

Бүген, җомга көнендә, мөселманнар кыргыз һәм таҗик халыклары арасындагы конфликтны тизрәк туктатуны сорап дога кылды.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә Кыргызстан-Таҗикстан чигендәге конфликтны тизрәк туктатырга чакырдылар.

Бүген җомга көнендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә, шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мәчетләрендә һәм оешмаларында имамнар Кыргызстан-Таҗикстан чигендә тынычлыкны сакларга чакырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук алар кыргыз һәм таҗик халыклары арасындагы конфликтны тизрәк туктатуны Аллаһтан сорап дога кылды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100