news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселман солдатларының I Бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгындагы язмышлары турында монография тәкъдим ителде

Аның авторлары – тарихчылар Искәндәр Гыйләҗев һәм Ләйлә Гатауллина

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Икенче Бөтендөнья сугышына бүгенге җәмгыятьтә игътибар һәм кызыксыну югалмаган, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйле рәвештә, ул сугыш турында бик күп мәгълүмат бирелә, сугыш ветераннары илебездә аеруча күз уңында. Әмма Беренче Бөтендөнья сугышына бәйле тарих турында алай дип булмый. Дөньяны камап алган сугышның беренчесендә катнашканнар әллә кайчан үлеп беткән булса да, дәүләтләр язмышы өчен хәлиткеч сугышлардан анысын да онытырга хакыбыз юк.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Искәндәр Гыйләҗев һәм Ләйлә Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче Бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” («Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны») дип исемләнгән рус телендәге саллы монографиясен гыйльми даирәгә, журналистларга һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәндә әлеге хезмәт авторларының берсе - тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев (3 нче фотосурәттә ул сулдан - беренче) шундый фикер әйтте. Аның сүзләренчә, Беренче Бөтендөнья сугышы – ул Икенче Бөтендөнья сугышының башы, шушы ике фаҗигале вакыйганы бергә бәйләп карау кирәк.

Монография Беренче бөтендөнья сугышы тарихындагы үзенчәлекле вакыйгаларны үз эченә ала, беренче чиратта, китапта Кайзер Германиясенең дини факторны Антанта илләренә сугыш белән каршы торуда файдалану омтылышлары фаш ителә, анализлана. Монография авторлары тарафыннан герман тоткынлыгында, махсус лагерьларда булган хәрби Россия мөселманнарының Вайнберг һәм Ярымай төрмәләрендәге тормышлары (ә сугыш чорында Германиядә мөселманнар кимендә 100 лагерьда гомуми шартларда тотыла) күптөрле чыганакларга нигезләнеп сурәтләнә.

Немец сәясәтчеләре, хәрбиләр, дипломатлар Германияне Ислам дөньясына дустанә ил буларак күрсәтәләр һәм Россия, Англия, Франциягә каршы кую өчен мөселманнарны “революционизацияләү” стратегиясе эшлиләр. Стратегия исә җиһад теориясенә нигеләнгән була. Россия армиясенең мөселман солдатларыннан әсир алынган шактый өлешен “махсус” пропаганда лагерьларына туплап, Германия ягына Госманлылар империясен җәлеп итү максаты белән, алар арасында актив рәвештә пропаганда эшләре алып баралар, дип аңлатма бирде И.Гыйләҗев. Германия Госманлыларны сугышка тартып кертеп, мөселманнарга солтанат абруен-йогынтысын файдаланмакчы булалар: төрек солтаны ислам дөньясында иң югары титулда - халиф була, димәк, барлык мөселманнар да аңа буйсынырга тиешле. Шул ук вакытта татар-мөселманнарның ватаны булган Россияне яклауга хәрби антлы бурычы бар... Тарихчылар шушы фәнни хезмәттә әлеге аспектка да игътибар итә.

Өч бүлектән торган 300дән артык битле китапта моннан 101 ел чамасы элек башланып, 4 ел да 4 ай диярлек барган Беренче Бөтендөнья сугышы (28.07.1914 – 11.11.1918) бөтереп алган әсир мөселманнарның хәлләре аңлатыла, тоткынлыкта яшәеше сурәтләнә. Бу җөмләдә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, татар мөселманнарның әсирлектә театры, хоры, мәчете, газеталары булуы мине шаккатырды, диде. Иң кадерлесе шул – татар тарихын төрле яклап өйрәнү дәвам иттерелә, моңарчы белмәгән яклары ачыла, дип саный ул. Дөнья мәйданында бүген күзәтелгән вазгыятьне исәпкә алып, китапны инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә кирәк, гыйбрәт алсыннар өчен, дип тәкъдим кертте депутат.

"Татарстан китап нәшрияты"нда 2,5 мең данәдә дөнья күргән әлеге китапны тәкъдим итү чарасында шактый галим чыгыш ясап, шушы фәнни хезмәт һәм Беренче Бөтендөнья сугышы чорында татарлар язмышы нисбәтендә фикер уртаклашты. Дамир Исхаков игътибарны юнәлтеп, немецлар мөселманнарга карата начар карашта булмаган, сугышта катнашканнарга караганда, әсирлектәгеләр тәэминат ягыннан яхшырак шартларда булган, ди. Чыннан да, китапта шуны дәлилләгән шактый материал тупланган, фотосурәтләр белән баетылган. Бу урында шуны да әйтик: китапта тоткынлыкта татарлар иҗат иткән тезмә әсәрләр дә туплап бирелгән, шулай ук тулы бер гасыр элек булган сугыш чоры аудиоязмаларына кадәр бүгенге көннәргәчә Германиядә сакланган (аларның күчермәсен бүгенге чарада тыңлау мөмкинлеге бирелде).

Җыеп кына әйткәндә, Беренче Бөтендөнья сугышы тарихы һәм XX гасыр башындагы хәрби-сәяси вакыйгаларда Ислам диненең роле, татар-мөселманнарның тоткынлыкта хәле, гомумән, татар тарихы белән кызыксынучылар өчен әлеге китапны кыйммәтле табыш дияргә була. Дөрес, Бөтендөнья сугышларының икесеннән соң тоткыннарның язмышлары ничек булганын да тарихчыларга өйрәнү зарурияте дә бүген кузгатылды.

Искәртеп үтик: КФУ профессоры, хәзер Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры булып эшләүче тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗевнең Германия архивларында һәм китапханәләрендә эзләнүләре нәтиҗәсендә, 2009 елда “Вече” нәшриятында китап булып чыккан “Легион “Идель-Урал” тарихи басмасы Икенче Бөтендөнья сугышы һәм төрки-мөселманнар темасы белән кызыксынучылар арасында зур танылу алып өлгерде. Хезмәтендә ул Өченче рейхның зур күләмле хәрби-сәяси афераларының берсен – СССРның төрки-мөселман халыклары вәкилләре белән хәрби һәм сәяси хезмәттәшлек оештыру омтылышын фаш итә, документаль материаллар белән нигезләп раслый. Ләйлә Гатауллина белән автордашлыкта дөнья күргән Россия мөселман солдатларының I Бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгындагы язмышлары турында монография дә моннан бер гасыр элек барган дөньякүләм вакыйгаларга, анда тартып кертелгән мөселманнарга бәйле күп кенә ак тапларны ача.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100