news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Иҗтимагый палатасында Татарстан күргәзмәсе ачылды

Россия Иҗтимагый палатасында Татарстан күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә СССР халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чорында язылган листовкаларның һәм плакатларның күчермәләре тәкъдим ителгән. Проектны Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы һәм Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты гамәлгә ашырды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Күргәзмә ачылышына Татарстаннан зур делегация килде: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. Чарада Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да катнашты.

«Күргәзмә халкыбызның бердәмлеге, аның үз армиясенә ничек ярдәм итүенә багышлана. Күргәзмә шулай ук армия башкарган эшләр турында да. Авыр көннәрдә кешеләргә аларның туган телләрендә мөрәҗәгать иткәннәр. Бу бик тә мөһим булган», – диде Зилә Вәлиева.

Ул үз чыгышында күргәзмәдә «чын йөзләр, тел – рус, татар, башкорт, грузин һ.б., һәм, әлбәттә, кешеләрнең батырлыклары һәм ул чорның геройлык фактлары урын алган» дип билгеләп үтте. «Без бу эшне бергә дәвам итәргә әзер. Иң мөһиме, күргәзмә чыннан да мөһим һәм кирәк», – дип ассызыклады Зилә Вәлиева.

Күргәзмәне оештыручы һәм идея авторы Рөстәм Ханнанов проект турында җентекләп сөйләде. «Барысы да татар телендә табылган хәрби листовкадан башланды», –  дип билгеләп үтте ул. Бу теманы өйрәнеп, Рөстәм Ханнанов кыска эчтәлекле текстларның һәр төбәктә диярлек бастырылуын ачыклаган.

Күргәзмәдә рус, татар, әзербайҗан, әрмән, башкорт, грузин, казах, кыргыз һәм үзбәк телләрендәге 16 листовка үрнәге тәкъдим ителгән. Шулай ук аны Татарстан кешеләре төрле телләрдә язылган плакатлар белән тулыландырган. Биредә СССР территориясендәге союз һәм автоном республикалар – Әзербайҗан, Әрмән, Кыргыз, Казах, Төркмән, Таҗик, Украин, Үзбәк, шулай ук Чуаш һәм Татар АССРларында язылган үзенчәлекле басмалар, тәрҗемәләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100