news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ислам уку йортларының иң яхшы шәкертләре Пермьгә Коръән укучылар бәйгесенә килде

Пермь краенда яшәүчеләр һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар Коръән китабы, изге текстларны уку традицияләре белән танышты.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Пермьдә VI Төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды, дип хәбәр итә Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь корьәнхафизлар күпсанлы тыңлаучылар һәм жюри әгъзалары каршында үз осталыгын күрсәтте. Россиянең танылган ислам уку йортлары бәйгедә катнашу өчен үзләренең иң яхшы шәкертләрен җибәргән иде.

Конкурста катнашучыларны һәм жюри әгъзаларын Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам хәзрәт Бибарсов сәламләде.

Бәйгедә катнашучылар һәм күпсанлы тамашачылар конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Иркен, уңайлы зал, сыйфатлы тавыш аппаратуралары һәм моңа кадәр үткәрелгән бәйгеләрдә тупланган тәҗрибә чараны иң югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирде.

Чара ахырында Ибраһим хәзрәт Сабиров әлеге бәйгенең әһәмиятен һәм дәрәҗәсе елдан-ел үсә баруын билгеләп үтте. Премьдә узган Коръән укучылар конкурсы үзенең төп максатын уңышлы үтәде – ислам диненең иң яхшы традицияләрен дәвам итте, Пермь краенда яшәүчеләр һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга Коръән китабы, изге текстларны уку традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100