news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Covid-вакцинаны прививкалар календарена кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасына коронавируска каршы прививканы илкүләм календарьга кертү турындагы закон проекты кертелде.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына коронавируска каршы прививканы илкүләм календарьга кертү турындагы закон проектын кертте. Бу хакта парламентның түбән палатасы мәгълүматыннан күренә.

«Закон проекты тарафыннан профилактик прививкалар илкүләм календарена Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау өлешендә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Үзгәрешләр федераль бюджет хисабына коронавируска каршы профилактик дарулар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, әлеге законны бастыру 2021 елда бюджеттан 26,4 мең сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирүне таләп итә. Шул ук вакытта 2022 - 2024 елларда кирәк булган акчалар күләме, эпидемия вазгыятен исәпкә алып, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәгаенләнәчәк. Закон кабул ителгән очракта дәүләтнең финанс йөкләмәләре үзгәрәчәк, шулай ук РФ бюджет системасы акчалары хисабына капланачак өстәмә чыгымнар барлыкка киләчәк.

Искәртеп узабыз, соңгы мәгълүматларга караганда, 10 миллионнан артык россияле коронавирустан тулысынча прививка ясаткан инде. Кичә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ Президенты Владимир Путиннан үрнәк алып, гражданнарны Covid-19дан прививка ясатырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100