news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия Герое Иван Додосов Шигали авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты

Россия Герое Иван Додосов Шигали авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты
"Алга"

Питрәч авылыннан Россия Герое Иван Додосов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин Яңа Шигали авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаровны туган көне белән котлады. Аңа 96 яшь тулды. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез. Тормышыгызның һәр көне туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәте белән тулып торсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт», - дип котлады ветеранны Альберт Хәбибуллин.

Рәсми котлаудан соң, Алексей Макаров шкафтан медальләр һәм орденнар тагылган костюмын алды.

«Миңа да, синең кебек үк, ут һәм су аша узарга туры килде. Мин синең бүләкнең әһәмиятен беләм», - дип мөрәҗәгать итте ул Иван Додосовка.

Юбилярга концерт куйдылар, барлык кунаклар артистлар белән бергә «Катюша» җырын башкарды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100