
Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм Россия Герое исеме бирелгән Алмаз Сафин белән бәхилләшү чарасы 23 гыйнварда Башкортстанның Әлшәй районы Раевский мәдәният йортында узачак.
Бу хакта Телеграм каналында Әлшәй район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин хәбәр итә.
Матәм чарасы 10 сәгатьтә башлана. Геройны Шафран авылындагы зиратта җирләячәкләр.
- Башкортстан егете Алмаз Сафинга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде, дип язган идек.
- Алмаз Сафинның каһарманлыгы турында якыннары «Интертат»ка сөйләгән иде