news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Алексей Козин истәлегенә ул укыган гимназиядә мемориаль такта ачу тантанасы була

Ул Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназиядә укыган булган

 (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 20 февраль көнне 12.00дә Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназиядә Алексей Владимирович Козин истәлегенә багышланган мемориаль такта ачу тантанасы үткәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Казан егете Алексей Козин (1976-1999) 7нче номерлы гимназиядә 1985-1991 елларда белем алган, аннары Казан авиация техникумына укырга кергән. 1999 елдан – РФ Кораллы көчләрендә. Чиләбе танк институтының Казан филиалын 1999 елның маенда тәмамлап, шушы ук елның 5 сентябрендә Дагстанда хәрби бурычын үтәгәндә танк взводы командиры, экипажын коткарып, һәлак булган. Үлеменнән соң, шушы ук елның ноябрендә лейтенант Алексей Козинга, Төньяк Кавказ төбәгендә контртеррористик операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Каһарман Казанда җирләнгән. Ул яшәгән йортта 2001 елда мемориаль такта куелган.

Иртәгә 7 нче гимназиядә буласы тантанада Алексей Козинны һәм ватан сугышларында һәлак булганнарны искә алу чарасы була. Татарстан Республикасы халык артисты Лидия Әхмәтова анда Каччининың «Аве Мария» әсәрен башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot