news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Банкы Татарстан буенча ике көнлек турның уртача бәясен исәпләп чыгарды

Россия Банкы белгечләре исәпләп чыгарганча, Татарстанга кунакка килгән ике кешенең ике көнлек туристик сәяхәткә чыгымнары 5,9 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Банкының Идел-Нократ идарәсендәге Татарстан Республикасы Милли банкы бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыгымнарны исәпләгәндә артык кыйммәт булмаган кунакханәдә яшәү, туклану һәм транспорт, шулай ук күргәзмәләр, театрлар һәм музейларда бару бәясе исәпкә алынган. Кунакханәдә яшәү ике кешегә тәүлегенә уртача 2 мең сумга төшәчәк, кафега бару якынча 1,4 мең сум торачак, музей, күргәзмә һәм театрга бару өчен тагын 2,1 мең сум, ә таксида йөрү якынча 400 сумга төшәчәк.

Россия Банкы белгечләре билгеләп үткәнчә, агымдагы елның май аенда чыгымнарның гомуми суммасы 2021 елның шул ук ае белән чагыштырганда 9,4 процентка арткан. Шул ук вакытта ул инфляция дәрәҗәсеннән түбәнрәк булып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100