Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Татарстанга «Агроволга» күргәзмәсенә килә
Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 8 июльдә «Казан Экспо» мәйданчыгында уза торган «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә киләчәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков авыл хуҗалыгын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләде.
«Иртәгә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның визиты көтелә. Моннан тыш, безнең чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барачак», – диде Наил Залаков.
Залаков билгеләп үткәнчә, күргәзмә эшендә 400дән артык компания, шул исәптән чит ил компанияләре катнаша. Мәсәлән, Төркия һәм Иран зур экспозиция тәкъдим итә.
«Агроволга» – ел вакыйгасы, чәчү эшләрен тәмамлап, азык хәзерли башлаганда, урып-җыю эшләренә әзерләнгәндә, хәлне бәялибез, уртак очрашулар уздырабыз, шуңа күрә бу күргәзмә төп чара булырга тиеш, республиканыкы гына түгел», – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.
«Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе 6 июльдә ачылды, аның эше 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.