news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Быел бөртеклеләр уңышы рекордлы күләмдә көтелә

Быел белгечләр кыяклы ашлык культураларының уңышын рекордка якын күләмдә көтә, дип хәбәр итте Россиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Бөтенроссия бөртекле культуралар форумында. РИА Новости шул турыда яза.

«2022 елда Россиядә бөртеклеләрнең уңышы узган ел нәтиҗәләреннән шактый артып китәргә һәм Президент әйткән дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин, асылда – максималь дәрәҗәгә якынаячак», – диде министр.

2021 елда Россиядә 120,656 миллион тонна ашлык, шул исәптән 75,94 миллион тонна бодай җыеп алынды.

Рекордлы күрсәткеч 2017 елда теркәлде, ул вакытта 135,539 миллион тонна ашлык, шул исәптән 86,003 миллион тонна бодай игелгән иде.

Владимир Путин, 12 майда икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, 2022 елда Россиядә бөртеклеләрнең уңышы ил тарихында максималь булырга мөмкин булуын әйткән иде. Аның сүзләренчә, ашлык – 130 миллион тоннага, шул исәптән бодай уңышы 87 миллион тоннага җитә ала.

РИА Новости сораштырган белгечләр фикеренчә, Россиянең аграр хезмәтчәннәренә мондый уңышны җыеп алырга һава торышы гына комачауларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100