Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия аэропортларында автоматлашкан паспорт контролен эшләтеп карый башладылар
Автомат системасы пассажирны фотога төшерә, мәгълүматларны биометрик паспорт белән чагыштыра.
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия аэропортларында автоматлашкан паспорт контроле системасын эшләтеп карый башладылар. Беренче тест кабиналары Мәскәүнең “Шереметьево” аэропортында урнаштырылган. Тиздән алар “Домодедово” һәм “Внуково” аэропортларында да барлыкка киләчәк. Бу хакта ФСБның матбугат хезмәтенә сылтама белән “Известия” яза.
Система пассажирны фотога төшерә, бармак эзләрен тикшерә һәм мәгълүматларны биометрик паспорт белән чагыштырып карый. Әлегә автоматлашкан паспорт контролен илдән чыгучы яки илгә керүче һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнмәгән россиялеләр генә уза ала.
Әлегә автоматлашкан паспорт контролен узгач, пассажир документларын барыбер чик сакчысына күрсәтә, дип аңлаттылар “Шереметьево” аэропортының матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта автоматлашкан паспорт контроле системасы Европа союзы гражданнары өчен Амстердам, Лондон, Париж һәм Германиянең берничә шәһәрендә гамәлдә. Британиядә 2019 елның җәеннән башлап әлеге хезмәт Австралия, Канада, Яңа Зеландия, АКШ һәм Япония халкы өчен дә эшли башлаячак.
Белгечләр бәяләмәсе буенча, автоматлашкан паспорт контроле чикне узу процессын тизләтәчәк һәм чик сакчыларының эшен киметәчәк. Ләкин аны тулысынча кертү вакыты әлегә билгеле түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз