Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор Яңа елны сәламәтлеккә зыянсыз каршылау буенча тәкъдимнәр белән чыкты
Гел ашап кына утырмагыз: үзегезгә һәм кунакларга төрле бәйгеләр, биюләр, саф һавада йөрүләр оештырыгыз, диелә тәкъдимнәрдә.
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа ел төнендә артык сыйланмаска киңәш итә. Табында ризык кабул итү тәртибен бутамаска кирәк, дип белдерә ведомство. “Табынга чыккан ризыкларны ашау тәртибен бозмагыз. Диетологлар башта - салат ашарга, аннан икенче ашларга һәм кайнар ризыкларга күчәргә киңәш итә".
Роспотребнадзорның халыкка тәкъдимнәрендә түбәндәгеләр бар: барлык ризыкны да авыз итеп карарга тырышмагыз. Бәйрәм табынында төрлелек күбрәк булган саен, ашказанына шулкадәр авыррак.
Өстәл янына ач килеш утырмагыз, ди белгечләр. Диетологлар 31 декабрьдә иртәнге, төшке һәм кичке ашларны ашамый калдырмаска киңәш итә. Гадәти көн рационы сакланырга тиеш. Бу исә Яңа ел төнендә кирәгеннән артык ашауга китермәячәк.
Төне буе өстәл янында утырып, телевизор карый-карый ашарга димәгән. Үзегезгә һәм кунакларга төрле бәйгеләр, биюләр, саф һавада йөрүләр оештырыгыз.
Ризыктан соң газлы сулар эчеп куймагыз. Алкогольне чама белән кулланыгыз, диелгән киңәшләрдә.
Алдарак Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең азык-төлек сыйфаты һәм куллану вакытын саклауга мөнәсәбәтле "кайнар линия" ачуын хәбәр иткән идек.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз