news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Россиядә ковидка тест ясау нормативын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Россиядә коронавирус инфекциясенә тест үткәрүнең колачлау күләме нормативлары гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Роспотребнадзор шул турыда белдергән. Хәбәрне РИА Новости чыгарды.

«Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының 16.10.2020 ел, № 31 карарының 2 пунктындагы 2.5 подпунктына үзгәрешләр кертергә диелгән документта.

Хәзерге вакытта төбәк хакимиятләренә бер атна эчендә тәүлегенә уртача өч йөздән дә ким булмаган кешегә коронавируска тест үткәрергә тәкъдим ителгән. Әлеге күләм төбәктәге һәр 100 мең кешесе исәбеннән чыгып билгеләнә.

Белгеч Россиядә коронавирус белән бәйле хәл көзгә кадәр тыныч калачак дигән фикер белдергән иде. «Татар-информ» бу турыда күптән түгел хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100