Хәзерге вакытта Россиядә билгесез этиологиядәге кискен гепатит очраклары ачыкланмаган. Авыруны читтән алып кайту ихтималы бик аз, илдә аны кисәтү өчен тиешле барлык чаралар да күрелә. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 27 майга Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кискен гепатитның килеп чыгышы билгесез булган 658 очрагын ачыклаган. Әлеге очраклар 33 илдә ачыкланган, тугыз кеше вафат булган, 38 пациентка бавыр күчереп утыртканнар.
«2022 елның 29 маена булган мәгълүматлар буенча, Россия Федерациясендә билгесез этиологияле кискен гепатит очраклары ачыкланмаган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Роспотребнадзорда искәртүләренчә, кискен гепатит очраклары расланган илләр белән авиаэлемтә чикләнгән. Бу әлеге авыруны Россиягә алып кайту куркынычын сизелерлек киметә.