news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен киңәшләр бирде

Роспотребнадзор коронавирус белән зарарлану куркынычын киметү өчен гражданнарның сәламәтлеге нык булмаган категорияләренә кешеләр күп җыелган урыннарда һәм җәмәгать транспортында битлек кияргә тәкъдим итә. Ведомствоның матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте. Моны РИА Новости яза.

«Омикрон штаммының яңа подвариантлары китереп чыгара торган авыру еш кына ОРВИ кебек үтүгә карамастан, яңа коронавирус инфекциясе гражданнарның сәламәтлеге нык булмаган категорияләре өчен шактый куркыныч тудыра. Зарарлану куркынычын киметү өчен, Роспотребнадзор кеше күпләп җыелган урыннарда һәм җәмәгать транспортында битлек кияргә, шулай ук кулларны дезинфекцияләү өчен чаралар кулланырга киңәш итә», – диелә хәбәрдә.

«Омикрон» штаммының яңа подвариантлары таралуга бәйле авырулар саны арту шартларында гражданнарга инфекциядән саклану чараларына игътибарлы булырга кирәк, дип искәртәләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100