news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Кайбер һөнәр ияләре һаман да битлек киеп йөрергә тиеш

Татарстанда битлек режимы туктатылуга карамастан, эш урынында битлек кияргә тиешле һөнәр ияләре дә бар. Мондый һөнәрләрне «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россиянең Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина санап үтте.

«Бүген бездә кайбер һөнәр ияләре өчен битлек кию мәҗбүри булып кала, бу санитар кагыйдәләр белән каралган. Алар – медицина хезмәткәрләре, азык-төлек блогында эшләүчеләр, җәйге сәламәтләндерү һәм белем бирү учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтүчеләр», – дип билгеләде ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, Роспотребнадзор барлык гражданнар өчен битлек кияргә киңәш итә. Бигрәк тә яллар сезонында, вокзал һәм аэропортларда кешеләр күп булганда.

Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә җәмәгать урыннарында битлек режимын саклау бик мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100