news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор «дельтакрон»ның коронавируска бәйле вазгыятькә йогынтысын бәяләде

Коронавирусның «дельтакрон» варианты ковидның өстенлек итми торган линияләренә карый һәм хәзерге вакытта эпидемиологик вазгыятькә сизелерлек йогынты ясамый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Россиядә «дельтакрон»ның алты очрагы (Санкт-Петербургта – биш, Мәскәүдә – бер) расланган.

«Әлеге вариант коронавирусның өстенлек итми торган линияләренә карый һәм хәзерге вакытта Санкт-Петербургта да, Мәскәүдә дә эпидемиологик вазгыятькә сизелерлек йогынты ясамый. Бу шәһәрләрдәге эпидемиологик хәл илдәге тулаем вазгыятькә аваздаш һәм коронавирусның BA.4/BA.5 субвариантлары (штамм составында BA.5 субварианты өстенлек итә) актив таралу белән характерлана», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100