news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Дельта штамм Россиягә кире кайтырга мөмкин

Коронавирусның «дельта» штаммы Россиягә кире кайтырга мөмкин, чөнки вирусның бу төренә иммунитет әкренләп көчсезләнә.

«Без коронавирусның яңа сюрпризлары булмас дип әйтә алмыйбыз. Мәсәлән «дельта» штаммы да әле тулысынча юкка чыкмады», – диде Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының диагностикалау буенча яңа ысуллар белән эшләүдә фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов.

Аның сүзләренчә, «дельта» штаммын йоктыруның берән-сәрән очраклары әле дә булса күзәтелә. Әлегә «омикрон»га һәм аның төрләренә глобаль иммунитет арта, «дельта» яки аның башка төре кире кайтырга мөмкин, дип саный Камил Хафизов.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 19 апрельдән 4 майга кадәр дельта-штамм сәбәп булган яңа очраклар саны 0,5 проценттан 2 процентка кадәр арткан, дип яза ТАСС агентлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100