Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор башлыгы Россиядә коронавирус йоктыручыларның кимүе хакында белдерде
Россиядә коронавирус йоктыручылар, башка вируслы инфекцияләр кебек үк, инде икенче атна рәттән кимүгә таба бара, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Ул коронавирусның бу көздә үзен гадәти сезонлы вируслар кебек тотуын искәртте. Бу хакта «Российская газета» яза.
Аның сүзләренчә, ел саен 1 сентябрьдә коллективлар (җитештерү, мәктәп, студентлар) җыела, бу кискен вируслы инфекцияләрнең беренче дулкыны күтәрелүгә китерә.
«Без инде икенче атна рәттән, бүтән вируслы инфекцияләр кебек үк, коронавирус йоктыручыларның интенсив рәвештә кимүен күзәтәбез», - диде Попова.
Шул ук вакытта, дөньяда коронавирус инфекциясенә каршы 150 миллионнан артык дозада Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасы кулланылган инде. Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Россия Фәннәр академиясе академигы Денис Логунов шулай дип белдерде. Россия туры инвестицияләр фонды элегрәк хәбәр иткәнчә, «Спутник V» вакцинасы ике ел эчендә, РФ тарихында иң күп экспортлана торган фармацевтика препараты буларак, рекорд куйган. Хәзерге вакытта әлеге вакцина 71 илдә кулланыла, аларда 4 миллиард кеше яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз