news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росгвардия Украинада хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләде

Росгвардиянең Идел буе округы командующие ведомствоның хәрби хезмәткәрләренә – Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантаналы чара бүген Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә узды, анда шулай ук Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән утыз хәрби II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медальләре, Суворов һәм Жуков исемендәге медальләр белән бүләкләнде.

«Бүген мин беренче тапкыр шәхси составка күпсанлы дәүләт бүләкләре тапшырам. Бүләкләнүчеләрнең күбесе – прапорщиклар, сержантлар һәм рядовойлар. Инженер, сапер, элемтәче кебек белгечләр бурычларны үтәү өчен бик кирәк», - диде генерал-полковник Александр Порядин.

Бүләкләнүчеләр арасында рус, татар, башкорт һәм Дагестан кешеләре дә бар, диде ул.

«Бу зур коллективның бердәмлеге турында сөйли. Дәүләт бүләкләре алучыларны котлыйбыз. Сезгә барысы өчен зур рәхмәт», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100