news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росгвардия Татарстанның барлык балалар лагерьларын тикшерәчәк

Росгвардия хезмәткәрләре Татарстанда балаларны савыктыру лагерьларын тикшерә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республикада барлыгы 1,4 меңнән артык җәйге лагерь бар. Быел аларда 175 мең бала ял итәчәк. Росгвардиячеләр балалар лагерьларының террорчылыкка каршы сакланышын, шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнашкан шәхси сак оешмалары эшен тикшерәләр.

Аерым алганда, Росгвардия «Тасма» балалар сәламәтләндерү лагерен карады. Объектның инженер-техник ныгытылуы тикшерелде, тышкы видеокүзәтү камераларының эшләве, мәгълүмат стендларының булуы һәм тавыш белән хәбәр итү системасының эшләве тикшерелде.

Тикшерү балалар лагереның хәле балалар күпләп була торган объектларга күрсәтелә торган куркынычсызлык нормаларына туры килүен күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot