Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росавиация илнең көньяктагы аэропортларына һәм үзәк өлешенә очышларны тыюны кабат озайтты
Росавиация Россиянең көньяк шәһәрләренең 11 аэропортына очышларга чикләүләрне кабат озайтты. Тыю 6 июльгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә федераль агентлык.
Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элиста аэропортларында очышлар вакытлыча туктатылып тора.
Россия авиакомпанияләренә альтернатив маршрутлар буенча пассажирлар ташуны оештырырга тәкъдим ителә. Аларга Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан файдаланырга киңәш ителә.
Илнең көньягында һава киңлеген очышлар өчен 24 февральдә РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан иткәч яптылар. Шул рәвешле, илнең көньяк һәм үзәк өлешендәге 11 аэропорт дүрт ай дәвамында эшчәнлеген туктатып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз