news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Шәйхетдинов: «Татарстан – Россиянең өченче махсус икътисади зона булдыручы беренче субъекты"

Вице-премьер сүзләренә караганда, ТР Президенты юлламасында кеше капиталы мөһим булуы һәм Хөкүмәтнең бу юнәлештә ярдәм итүе мөһим

 (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президентының еллык юлламасында IT-мәгариф һәм икътисадның реаль секторы һәм индустрия интеграциясе ихтыяҗы белән бәйле мөһим юнәлешләр билгеләнде.

Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышыннан соң ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде. Ул шулай ук республикада өченче махсус икътисади зона булдыруның мөһимлеге турында да фикер уртаклашты. «Татарстан – Россиянең өченче махсус икътисади зона булдыручы беренче субъекты. Без МИЗның кластер идарәсе механизмын сынаучы беренче төбәк булачакбыз. Бу икътисад үсешенең яңа тренды. Болар барысы да Президентның Хөкүмәтнең бу үсештә тукталып калмаячагына өметләнүен күрсәтә. Күп эшләр башкарылды, әле тагын да зур эшләр көтә", - дип тәмамлады сүзен Р.Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100