news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әрмәнстанның яңа Президенты билгеле булды

Президент сайлауларында иң күп тавышны Армен Саркисян җыйды.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Әрмәнстанның Бөекбританиядәге илчесе Армен Саркисян Әрмәнстан Республикасының яңа Президенты итеп сайланды, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Җомга көнне ил парламентында яшерен тавыш бирү үткәрелде, анда 105 парламентарийның 101е катнашты. Тавыш бирүчеләрнең 90 проценты Саркисян кандидатурасын хуплады.

Әрмәнстанда Президент сайлаулары әле беренче тапкыр узды: ил конституцион реформа кысаларында идарә итүнең парламент формасын кабул итте. Хәзер дәүләт башлыгы Милли җыен депутатлары тарафыннан сайланачак.

Яңа Президентның инаугурациясе 9 апрельдә уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100