news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла яңа китабын «Татар-информ» аша тәкъдим итә

Ркаил Зәйдулланың яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе онлайн күрсәтелә.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ») Бүген «Татар-информ» танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулланың яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсен онлайн күрсәтә.

Шагыйрьнең "Янды сөю чатырлары" дигән лирик шигырьләр җыентыгы нәшер ителү уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә үткәрелә.

Кичә программасында – төрле театрларда Ркаил Зәйдулла пьесалары буенча куелган спектальләрдән өзекләр, Урмайның "Мишәр" ансамбле чыгышы.

Искәртеп үтәбез, Кариев театрында Ркаил Зәйдулланың “Артист” спектакле бара, Минзәлә театрының “Иблис” спектакле Ркаил Зәйдулланың шигъри тәрҗемәсендә куелган, Чаллы театрының Зифа Кадыйрова әсәре буенча кулган спектакленең инсценировка авторы - Ркаил Зәйдулла. Камал театрында барган һәм хәзер репертуардан төшкән “Үлеп яратты” спектакленең дә авторы - Ркаил Зәйдулла.

Әдәби-музыкаль кичә 18.00 сәгатьтә башлана.

Кичә алдыннан шагыйрьнең яңа китабы да сатылачак. Автограф алу мөмкинлеге була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100