Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ришат Фазлыйәхмәтовка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовка «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта артист «Интертат» басмасына биргән интервьюсында сөйләде.
Фазлыйәхмәтов үзенә мактаулы исем бирелүе турында 2 октябрьдә җомга намазыннан соң белгән. Мәчеттән чыгып килгәндә, аның тормыш иптәше Эльмирага шалтыратып, шатлыклы хәбәрне җиткергәннәр. Артист сүзләренчә, аның өчен беренче булып нәкъ менә хатыны сөенгән.
«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу исемне алуда Эльмираның да өлеше зур. Миңа даими рәвештә: «Ришат, син булдырасың, әйдә, концертлар белән чыгыш яса, җырлар яздыр», дип әйтеп торганы, мине рухландырганы һәм тагын да ныграк танылырга ярдәм иткәне өчен аңа рәхмәт белдерәм. Бу елларда Эльмира минем өчен тормышта гына түгел, иҗат юлымда да зур терәк булды», – дип сөйләде Фазлыйәхмәтов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз