Татарстаннан Ринат Фәхретдинов UFC чемпионы гына түгел, шул ук вакытта ул әле үзенең сөйкемлелеге белән тамашачылар күңелен дә яулый ала. Ул татарларның Конор Макгрегоры булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән «Русский Медведь» тәхәллүсендә чыгыш ясап, катнаш көрәштә (MMA) беренче чемпион булган Олег Тактаров уртаклашты.
«Мин Америкага бардым һәм Ринат Фәхретдиновның секунданты булдым. Аның чемпион булу мөмкинлеге бар. Әгәр аның мөлаемлыгы тамашачыга ошаса, ә ул бик сөйкемле егет, без татар Конор Макгрегорын күрәчәкбез. Минем фикеремчә, ул хәтта Ирланд спортчысыннан да кызыграк, өстәвенә, түбәтәйдән чыга», - диде әңгәмәдәш.
Искәртеп узыйк, бер ай элек Ринат Фәхретдинов UFCда катнашты, ул беренче көрәштә грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңде. Шуның белән үзенең гомуми җиңүләр сериясен 19 көрәшкә җиткерде.