news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ринат Билалетдинов: "Минем Портнягин һәм Канунников белән низагларым - сафсата һәм ялган"

"Рубин"ның отставкага китәргә тәкъдим ителгән баш тренеры команда һөҗүмчеләре белән низагы турындагы мәгълүматны шәрехләде

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). "Рубин"ның отставкага китәргә тәкъдим ителгән баш тренеры команда һөҗүмчеләре Игорь Портнягин һәм Максим Канунников белән низагы турындагы мәгълүматны шәрехләде.

"Бу нинди максат белән таратылганы аңлашылмаган сафсата һәм ялган. Әлеге мәгълүматны таратучыларга табигать, һава торышы, бер дә булмаса мәхәббәт турында язарга киңәш итәм, күрәсең аларга шул җитмидер. Криминал эзләргә кирәкми, егетләрдәр сорый аласыз.

Бернинди низаг та булмады. Уен вакытында күтәренке тонда нидер әйтсәм дә, моның сәбәпсез очрагы булмады. Берәрсен берәр ялгыш өчен әрлим икән, шундый ук хата өчен икенчесе, тәҗрибәлерәгенә дә эләгә. Тренер бөтенесеннән дә канәгать була алмый. Ул кешеләрне кайчагында теләмәгән әйберләр эшләргә мәҗбүр итә", - дип билгеләп үткән Билалетдинов "Советский спорт"ка биргән интервьюда.

Элегрәк "Рубин"ның баш тренеры Виктор Гончаренко (элеккеге "Урал", "Кубань") булырга мөмкин дигән хәбәр таратылган иде.                     

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100