news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Римма Ратникова: «Бүген журналистлар эшчәнлегенә куела торган таләпләр шактый югары»

^Римма Ратникова: «Бүген журналистлар эшчәнлегенә куела торган таләпләр шактый югары»

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). «Татмедиа» агентлыгы хезмәткәрләре эшләренә җаваплы карый һәм аларның эш рәвеше дә шактый кырыс, — дип белдерде ТР Дәүләт Советы рәисе урнынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова бүген Татарстан Республикасының «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында.

«Без, журналистлар юлының авыр өлеше инде үтелде, хакимият һәм ММЧ арасында тотрыклы хезмәттәшлек төзелде», — диде ул. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, бүген журналистлар каршында куела торган таләпләрнең дә катгыйрак булуын искәртте. Ул шулай ук торакка ихтыяҗы булган журналистларның шактый булуын искәртеп, торак мәсьәләсен хәл итүне, «Татмедиа» хакимият ярдәме белән үз өстенә алсын иде, — дигән теләктә. Римма Ратникова журналистлар йортын торгызып, зур бер корылмага әверелергә тиешлеген дә, күздә тотып, уй-фикерләрен җиткерде. Казан урамнарының берсенә Шәмси Хамматов исемен бирү мөһимлеге турында сүз кузгатты. «Республикабызда икетеллелек тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмый, шул юнәлештә «Ватаным Татарстан» газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров җитәкчелегендәге Милли матбугат үсеше буенча комиссия төзелде», — дип белдерде ул.

«Яңа гасыр» телерадикомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, өч ел элек, Татарстаннан читтә булган милләттәшләребез өчен әлеге телеканал аша яңалыклар күрсәтергә мөмкинлек тудырылганы турында, горурлык белән әйтелгән сүзләре белән чыгышын башлап җибәрде. Илшат Әминов сүзләренә караганда, Татарстаннанн читтә, «Яңа гасыр» 2 млн.телевизор караучының мәхәббәтен яулаган. Ул Эстония, Казахстан, Кыргызстан һәм башка «Яңа гасыр»ны карый алучы төбәкләрдән тыш, башка урыннарда да өстәмә акчалар ярдәмендә, аны тагын да җайга салынуы ихтималлыгына басым ясады. Әлбәттә, тапшыруларның сыйфат дәрәҗәсен яхшырту алдында катлаулы мәсьәлә торуын әйтмичә узмады.

Илшат Әминов Горький урамында урнашкан «Яңа гасыр» радиокомпаниясе бинасының начар, сәламәтлеккә куркыныч янаган халәттә булуы һәм аны өстәмә катлар төзү рәвешендә, «Яңа гасыр»ның Ш. Усманов урамындагы телевидениесы бинасына күчерергә дигән тәкъдим белән чыкты. «Киләчәктә яңа биналарны куллануга тапшырылганда, спорт чараларын һәм башка темаларны яктыртучы телевизион журналистларга турыдан-туры трансляция өчен уңайлы шартлар тудырылсын иде», —дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Леонид Толчинский чыгышы, нигездә, агентлыкның элекке еллардагы торышы һәм бүгенге көндә аның уңай якка кискен борылыш алып, уңышлы гына эшләп килүе турындагы мәгълүматлардан гыйбарәт булды. Леонид Толчинский, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага һәм «Татмедиа» агентлыгы җитәкчелегенә дә «Татар-информ»ны тергезүдә тирән өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт хисләрен җиткерде. «Агентлык тарафыннан оештырыла торган матбугат конференцияләре санының артуы да, агентлыкның үсешен дәлилли», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100