news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римда «Спутник V» вакцинасын тикшерергә җыеналар

Италиянең Ладзаро Спаланцани исемендәге йогышлы авырулар институты Россиянең ковидка каршы «Спутник V» вакцинасына тикшеренү уздырачак.

(Казан, 21 март, " Татар-информ «). Италиянең Ладзаро Спаланцани исемендәге йогышлы авырулар институты Россиянең ковидка каршы «Спутник V» вакцинасына тикшеренү уздырачак.

Өлкә губернаторы Лацио Никола Дзингареттига сылтама белән бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

«Берничә көннән Спаланцани исемендәге институтта „Спутник V“ вакцинасы буенча фәнни сынаулар үткәрү турында беренче килешү төзеләчәк», — дип китерә губернатор сүзләрен «Мессаджеро» газетасы.

«Бу бик яхшы яңалык, ул безгә, вакцина алуга килгәндә, алга таба зур адым ясарга мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәгән ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100