Рига шәһәрендә Ураза гаетен бәйрәм иттеләр
Рига шәһәрендә Ураза гаетен бәйрәм иттеләр
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Латвиянең Рига шәһәрендәге ВЭФ мәдәният йортында Рамазан ае тәмамлануга багышланган бәйрәм узган. Анда барлыгы 600 мөселман җыелган. Шуларның 150се милләттәшләребез икән. Бу хакта Латвия мөселманнар җәмгыяте берлеге рәисе, “Татарстан” сәүдә йорты директоры Зөфәр Зәйнуллин хәбәр итте. Башта мөселманнар җыелып намаз, Корьән аятьләре укыганнар. Аннары бергә утырып чәй эчкәннәр. Шулай ук бәйрәм Вентспилс, Даугавпилс шәһәрләрендә дә оештырылган. “Андагы бәйрәмгә үзебезнең татар имамы Фатыйх хәзрәт Тимербулатовны җибәрдек”, - ди Зөфәр Зәйнуллин.