Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рига Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтә
Рига Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтә
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Риганың Латыш җәмгыяте йортында Латвия татарларының “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте Россиянең Латвиядәге илчелеге һәм Латвиянең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан башкаласы Казанга нигез салынуга 1000 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үткәрә.
Латвия татарларының “Чишмә” татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Зөфәр Зәйнуллин хәбәр итүенчә, тантана программасында Татарстан һәм Латвия республикалары сәнгать осталары тарафыннан төзелгән зур концерт булачак. Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров, Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы, татар эстрадасының популяр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, профессор Венера Ганиева һәм Татарстан Республикасының халык артисты, баянчы Рөстәм Вәлиев катнашачак.
Концерт программасында шулай ук Латвиянең Милли җәмгыятьләре үзешчән сәнгать коллективлары һәм “Чишмә” татар халык үзешчәннәр ансамбленең дә чыгышлары каралган.
Тантаналы кичәдә Латвиянең Интеграцияләү һәм Тышкы эшләр министрлыклары вәкилләре, Рига һәм Юрмала шәһәрләре мэрлары да катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз