news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РИА Новости: Татарстан социаль-икътисади торыш буенча рейтингта төбәкләр өчлегенә керде

Россия төбәкләренең социаль-икътисади торышы рейтингы өчлегенә кабат Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан керде. Алар артыннан Мәскәү өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округы — Югра килә. Бу хакта РИА Новости тикшеренүе нәтиҗәләреннән күренә.

Ул 2021 елда төбәк үсешенең төп күрсәткечләренә - товарлар һәм хезмәтләр җитештерү күләме, икътисадта мәшгульләр саны, ваклап сату әйләнеше, табышлы предприятиеләр өлеше, эшкә яраклы кешеләрнең үлеме күрсәткече, эшсезлек дәрәҗәсе һәм башкалар кергән.

Моннан тыш, тикшеренү тулаем ил буенча социаль-икътисади хәлнең яхшыруын ачыклаган (дүрт төбәктә генә күрсәткечләр начарайган, ә 81 төбәктә арткан). 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Псков өлкәсе, Кабардино-Балкария, Чукотка автономияле округы, Карачай-Черкесия, Төньяк Осетия – Алания, Ингушетия, Алтай, Тыва, Еврей автономияле өлкәсе һәм Калмыкияне антилидерларга керткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100