РФ төбәкләре инвалид балаларны укыту өчен шартлар булган мәктәпләр оештыруга өч миллиард сумнан артык акча алачак
Субсидияләр РФның 82 субъектына бүленә
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә инвалид балаларны укыту өчен шартлар булган белем бирү оешмалары челтәрен формалаштыруга 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турындагы карарны имзалады, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.
Субсидия "2011-2015 еларга уңайлы мохит" дәүләт программасы кысаларында бүленә. 2015 елга федераль бюджетта әлеге максатка 3 млрд 762 мең сум күләмендә акча каралган.
Субсидияләр РФның 82 субъектына бүленә. "Субсидия тәкъдим итү өчен Федерация субъектларын сайлап алу өчен критерий - инвалид балаларга инклюзив белем бирү шартлары булдырылган гомумбелем бирү оешмалары челтәрен формалаштыру чараларын күздә тоткан, расланган төбәк программасы (планы) булу", - диелгән документта.