news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Саклану министрлыгы Татарстан танкисты Раил Габдрахманов батырлыгы турында сөйләде

Украинада бер торак пунктны азат иткән вакытта Раил Габдрахманов җитәкчелегендәге танк ротасы, аяусыз сугышлар һәм дошманның каршы торуына да карамастан, оборона чиген өзүгә ирешкән. Алар Украина Кораллы көчләренең өч танкын һәм унбишкә якын сугышчыны юк иткән. РФ Саклану министрлыгының рәсми сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.

Уңышлы операция кыска вакыт эчендә торак пунктны контрольгә алырга һәм биләгән позициядә ныгып калырга мөмкинлек биргән.

Украина сугышчылары, ярдәм килгәннән соң, безнең хәрбиләрне яулаган территориядән бәреп чыгарырга тырышкан, әмма максатларына ирешә алмаган. Габдрахмановның танк ротасы ике дошман танкын һәм 20 кешене юк иткән.

«Әлки хәбәрләре» басмасы хәбәр иткәнчә, Раил Габдрахманов – тумышы белән Татарстанның Әлки районыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100