news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^РФ Президенты Владимир Путин "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медален гамәлгә кую турындагы указга кул куйды

^РФ Президенты Владимир Путин "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медален гамәлгә кую турындагы указга кул куйды

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медален гамәлгә кую һәм республикада яшәүчеләрне бүләкләү турында указга кул куйды, дип хәбәр итә "Новости" РМА.

Дәүләт башлыгы шул ук указ нигезендә, Татарстан Президентына медальләрне тапшыру кагыйдәсен һәм тәртибен эшләргә, шулай ук бүләкне РФ Президенты исеменнән тапшырырга карар иткән.

Медаль белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш чорында Казанда алты ай тирәсе эшләгән тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында тырыш хезмәте өчен СССР ордены һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр, хезмәт ветераннары, шулай ук Казан үсешенә зур өлеш кертүче казанлылар бүләкләнә.

Җиздән ясалган медальнең диаметры 32 миллиметр. Бүләкнең уң ягында "Казан Кремле" музей-тыюлыгы сурәте ясалган. Медальнең әйләнәсенә "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" дип язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100