news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы совет бердәм дәреслекләр кертүне хупламады

Белдерүдә әйтелгәнчә, тәкъдим ителгән карарлар мәгариф системасы өчен аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

(Мәскәү, 22 май, «Татар-информ», Ольга Пушко). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы совет математика, тарих, рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм дәреслекләр кертүне тәкъдим иткән закон проектына каршы чыкты. 

Узган атнада "Бердәм Россия" депутаты Ирина Яровая Дәүләт Думасына карауга  мәктәпләрдәге төп фәннәр буенча бердәм дәреслеклекләр турындагы закон проектын керткән иде. Яровая фикеренчә, мәктәпләрдә бердәм база дәреслекләреннән файдалану БДИ тапшыруга әзерләнгән вакытта "балаларны дискриминацияләүгә" чик куячак.

Иҗтимагый советта закон проекты бик катлаулы һәм көн кадагындагы проблемаларга кагылса да, чынлыкта, укытучылар эшен тагын да "вак, җентекле һәм мәгънәсез" регламентлауга гына китерәчәк дип белдергәннәр. Яровая Дәүләт Думасына узган елның октябрь аенда шуңа охшаш закон проектын керткән иде инде, әмма ул төзәтмәләр кертү өчен кире кайтарылды. Ул чакта депутат тарих, рус теле һәм әдәбият фәннәре буенча бердәм дәрселек кертүне тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин 2013 ел башында Хөкүмәткә урта мәктәпләр өчен Россия тарихы буенча бердәм дәреслек концепциясен эшләргә йөкләнде. Әмма август аенда РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов тарих буенча бердәм дәреслекләр булмаячагын белдерде. Дәреслек урынына бердәм тарихи-мәдәни стандарт эшләнәчәк.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100