news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хөкүмәте мәгарифне үстерү буенча дәүләт корпорациясе булдыруны инкарь иткән

Әлегә карар кабул ителмәгән, дип белдергән РФ вице-премьеры Ольга Голодец

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). РФ вице-премьеры Ольга Голодец мәгарифне үстерү буенча дәүләт корпорациясе булдыруны инкарь иткән. Искәртеп үтик: моңа кадәр ММЧда Владимир Путинның бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә йөкләмә бирүе турында хәбәр таралган иде. Бу хакта “ТАСС” яза.

Голодец сүзләренчә, әлегә карар кабул ителмәгән. Ул, үз чиратында, бу тәкъдимне җентекләп өйрәнүне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләгән.

“Министрлык үз тәкъдимнәрен сентябрьнең беренче ункөнлегеннән дә соңга калмыйча кертергә тиеш. Әлегә бернинди карарлар да кабул ителмәде”, – дип белдерелгән Голодецның матбугат хезмәтендә.

Бу төр корпорацияне булдыру тәкъдиме белән Владимир Путинга “Просвещение” нәшрияты башлыгы Владимир Узун мөрәҗәгать иткән иде. Нашир уйлаганча, яңа оешма мәгариф белән бәйле сорауларны – мәктәп биналарын проектлау, мәктәп җиһазлары җитештерү, дәреслекләр бастыру һәм хәтта мәктәп формасын тегү кебек мәсәләләрне контрольда тотарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100