news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Диния нәзарәте эчке эшләр департаменты хезмәткәре Тула өлкәсендә җомга намазы үткәрде

5 августта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте эчке эшләр департаментының дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Альберт хәзрәт Азизов Тула өлкәсенең Алексин районындагы «Искренность» җирле мөселман дини оешмасында җомга намазы үткәрде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнарының рухи лидеры, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Альберт хәзрәт Азизов мөселманнарга сәламләү сүзләрен җиткерде. Үзенең вәгазендә ул Аллаһы Тәгаләне искә алуның әһәмияте турында сөйләде.

Җомга намазы тәмамланганнан соң җәмгыятьнең мөселман активы белән әңгәмә үткәрелде, анда дини оешма эшчәнлегенең төп мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, якын киләчәккә хезмәттәшлек һәм эш планнары билгеләнде. РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле шулай ук «Искренность» җирле мөселман дини оешмасына «Мәдинә» нәшрият йортында дөнья күргән ислам әдәбияты, уку әсбаплары һәм вакытлы басмалар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100