РФ Дәүләт Думасында патриотик тәрбиягә багышланган күргәзмә ачыла
РФ Дәүләт Думасында патриотик тәрбиягә багышланган күргәзмә ачыла
(Мәскәү, 21 февраль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Бүген Мәскәүдә, РФ Дәүләт Думасы бинасында “Россия Федерациясе гражданнарының патриотик тәрбиясе” дип аталган күргәзмә эшли башлаячак. Анда Татарстан Республикасыннан да эзләнүләр алып баручы отрядлар вәкилләре катнаша. Күргәзмә рәсми рәвештә иртәгә ачыла.