news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Реж шәһәрендә татар милли клубы инде биш ел эшли

Реж шәһәрендә татар милли клубы инде биш ел эшли

(Екатеринбург, 8 ноябрь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Бу көннәрдә Свердловски өлкәсенең көнчыгышында урнашкан зур гына шәһәрләрнең берсе – Реж татарлары өчен милли-мәдәни клуб ачылуга биш ел тулды. Клубның җитәкчесе Дания ханым Мусина бу вакыйганы зурлап билгеләп үтүгә зур көч куйды.

Моннан биш ел элек, бер төркем татарлар район хакимияте башлыгы Александр Штейнмиллерга милли оешма булдыру, аның өчен бина билгеләүдә булышуын сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Штейнмиллер әфәнде татарларга элеккеге ашханә бинасын тәкъдим итте, аны төзекләндерүгә булышлык күрсәтте. Район мәдәният бүлеге җитәкче өчен хезмәт хакы билгеләде. Шулай итеп, өлкә тарихында сирәк күренеш буларак, тулысынча Реж район хакимияте карамагында милли-мәдәни клуб эшли башлады.

Реж шәһәрендә татар халкы күп яши. Үзгәртеп кору елларына кадәр биредә бик куәтле хәрби заводлар эшләгән. Казан ягыннан югары белемле белгечләр бу заводларга эшкә килә торган булганнар. Шушында гаилә корып, балалар үстергәннәр. Район думасы рәисе Лидия Николаевна Тактуева әйтүенчә, Реж татарлары бик зыялы, акыллы, кешеләрне үз янына туплый белә торган, һәр яктан үрнәк булып торырлык тырыш халык. Татарларга карата хөрмәт шулай зур булгангамы, милли-мәдәни клубка төрле милләт кешеләре, бигрәк тә балалар күп йөри икән.

Милли мәдәниятның киләчәген булдыру өчен, клуб җитәкчесе Дания ханым Мусина бирегә балаларны тарту буенча бик зур эш башкара. Аның әйтүенчә, балалар татар телен бик начар беләләр, әмма татар җырларын, биюләрен бик яратып өйрәнәләр

Дания ханым сөйләвенчә, район хакимияте булышлыгыннан башка бернәрсә дә эшләп булмас иде. Милли клуб чыгымнары район бюджетына кертелгән. Бу зур сумма түгел-түгелен, әмма мондый игътибар булганда эшләве җиңелрәк. Ел саен уздырыла торган сабантуйлар чыгымнарын да район хакимияте каплый икән. Ярдәм итеп торучылар да, шөкер, бар ди ул.

Узган ел Екатеринбург шәһәреннән Милли медиа-холдинг җитәкчеләре килеп клубка “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тапшыруларын карарга яраклаштырылган спутник тәлинкә белән телевизор бүләк иткәннәр. Бу бәйрәмгә дә алар буш кул белән килмәделәр – татар телендә китаплар, татарча караоке дисклары һәм ул дискларны уйната алырлык җайланма – DVD уйнаткычын бүләк иттеләр.

Бәйрәмгә халык бик күп булып җыелган иде. Клубка йөрүче балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр – татарча җырладылар, биеделәр. Клубка йөрүчеләрне һәм Реж татарларын бәйрәм белән Реж район Думасы рәисе Лидия Тактуева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Людмила Селянина, “Мирас” исемле Свердловски өлкә татар-башкорт милли үзәге рәисе Элиза Сафиуллина һәм башкалар котладылар. Клуб оештырылганның беренче көненнән башлап аның эшчәнлегенә чын күңелдән булышып йөргән Людмила ханым Селянина, халыкларның күңел хәзинәсе булган милли мәдәниятларны саклап калу барыбызны да баета, тагын да дусрак, татурак яшәргә мөмкинчелек бирә, дип, киләчәктә дә клубка булышып торачагын белдерде.

Бәйрәмне карарга килгән кешеләр арасында башка милләт кешеләре дә күп иде. Шулар арасыннан бер рус апасы, гомере буе татарлар белән бер гаилә кебек яшәве турында сөйләп, телне аңламаса да, мондый чараларга йөрергә яратуын әйтте.

Кичә барышында татар халык милли ашларына бәйге дә оештырылган иде. Ак эскәтер ябылган өстәлне гөбәдия, чәк-чәк, кыстыбый, бәлеш һәм башка ризыклар бизәде. Жюри тарафыннан иң тәмле, чын татарча итеп пешерелгән ризыкларга бәя бирелгәннән соң, бар халыкны да чәй өстәле янына, алардан авыз итеп карарга чакырдылар.

Аннан соң Екатеринбург шәһәреннән килгән татар җырчылары бик матур зур концерт күрсәттеләр. Бәйрәм бик бай эчтәлекле, күңелле булып узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100